Теләчедә укытучыларның август киңәшмәсе узды

Быелгы киңәшмәдә 1 сыйныфка баручы балаларның мәктәпкә әзерлеге ни дәрәҗәдә, кайсы балалар бакчаларында күрсәткечләр югары икәнлеге дә әйтелде.

(Теләче, 30 август, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

“Берничә ел элек мәгариф өлкәсендә соңгы урыннарда идек. Сезнең тырышлык белән, узган ел ук күрсәткечләрне яхшырта алдык. Быел без республика рейтингында 16 урында торабыз. Күңелле күренеш. Районда шушындый көчле педагогик коллективның булуы зур байлык. Ирешкән уңышларны югалтмаска, узган уку елына нәтиҗә ясап, алга максатлар, бурычлар куярга кирәк. Барлык мөгаллимнәрне дә яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яхшы укучы балалар белән эшләргә язсын”, -диде ул сүзен төгәлләп дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.


Бу көнне районыбыз мөгаллимнәре “Авыл мәктәбе – сәламәтлек, рухи-әхлакый тәрбия һәм сыйфатлы белем бирүнең җирлеге” дигән темага фикер алышты. Информатика, тарих, жәмгыять белеме, физика кебек фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре чагыштырмача яхшы, дип докладын уңышларны барлаудан башлады район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова. Узган ел 18 укучы медальгә тәмамлаган 25 (37 югары нәтиҗә) укучы бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң популяр фән булып җәмгыять белеме тора. 38 процент укучы әлеге фәннән БДИ тапшырган.

Укытучыларның август киңәшмәсендә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгыннан халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлеге мөдире Булат Яруллин килде. Ул республика күләмендә мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, үзгәрешләр хакында таныштырды. Шулай ук бу көнне чарада КФУның идарә, икътисад һәм финанс институты кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Гайсин катнашты. Ул Шәтке урта мәктәбе укучылары белән тыгыз элемтәдә торуларын әйтеп, башка мәктәпләрне дә актив булырга чакырды.

Олы Нырсы урта мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары Миләүшә Хәйретдинова физик тәрбиянең, спортның укучының күрсәткечләренә уңай йогынты ясауын үзләренең мәктәп мисалында раслады. Спорт белән дус мәктәпнең, бердәм дәүләт имтиханнары буенча да нәтиҗәләре яхшы, республика, Россия күләмендә уздырылучы олимпиадаларда катнашып, уңыш яулыйлар.

Быелгы киңәшмәдә 1 сыйныфка баручы балаларның мәктәпкә әзерлеге ни дәрәҗәдә, кайсы балалар бакчаларында күрсәткечләр югары икәнлеге дә әйтелде. Белем бирү белән, тәрбиянең икесен бергә бәйләп алып барсаң гына, уңышка ирешсең. Мәктәпләрдә алып барылган тәрбия мәсьәләсенә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шакирова аеруча җентекләп тукталды.

Чара барышында район мәгариф бүлеге методисты Хәния Җиһангәрәева мәктәпләрдәге милли тәрбия, белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның фикеренчә, туган телдә укыган балага имтиханны үз телендә тапшыру жиңелрәк. Быел безнең районнан имтиханнарны татар телендә бирүчеләр булмады. Шунысын да әйтергә кирәк, 20 укучы татар теленнән төп дәүләт имтиханын сайлаган һәм 4-5 билгеләренә тапшырган. Бердәм республика имтиханын 3 укучы биргән. Аларның уртача күрсәткечләре -75 балл.

“Иске Җөри урта мәктәбе – милли белем һәм тәрбия бирү буенча база мәктәбе булып тора. Бу мәктәп коллективы күп еллар дәвамында укучыларны туган телдә укытып та, зур уңышларга ирешеп булганлыгын раслап килә , - диде ул.

Соңыннан, тырыш хезмәтләре, хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булган укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнде, - диелә район басмасында.