Саба кадетларының “Патриот” командасы Бөтенроссия ярышларыннан бүләкләр белән кайткан

Кадетлар 48 командасы арасында Татарстан данын яклап катнашкан

(Саба, 30 август, “Татар-информ”, "Саба таңнары"). Саба районындагы К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе укучыларының “Патриот” командасы республика этабында җиңеп, Волгоград шәһәрендә узган Бөтенроссия “Победа” хәрби-патриотик уеннарының финал этабында Россиянең иң көчле 48 командасы арасында республика данын яклап катнашты. Күптөрле уен нәтиҗәләре буенча, безнең команда Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып, 5 нче призлы урынга лаек дип табылды, диелә “Саба таңнары” газетасында.

Бүләкләү тантанасы Мамаев курганында уздырылган. Кубок, грамота һәм бүләкләрне РФ мәгариф һәм фән министры ,Россия Яшьләр берлеге рәисе һәм Волгоград өлкәсе губернаторы тапшырган. Рапйон газетасы команданы һәм аның җитәкчесе Александр Владимирович Петровны зур җиңүләре белән котлый һәм алга таба да уңышларга ирешүләрен тели.