news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырачаклар

Бюджет урыннарын бүлгәндә өстенлек төбәк институтларына биреләчәк.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 2021/2022 уку елында Россия югары уку йортларында бюджет урыннары артачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, бюджет урыннарын бүлгәндә өстенлек төбәк уку йортларына биреләчәк.

Бүлүне 31 июльдә төгәлләргә ниятлиләр. Моннан тыш, иртәгә бу уку елына 11,4 мең бюджет урыны бүлеп бетереләчәк.

«2021/2022 уку елына бюджет урыннарының гомуми саны 542,7 мең тәшкил итәчәк, шуларның 33,7 меңе — РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын үтәү йөзеннән бүлеп бирелгән өстәмә бюджет урыннары», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

2020 елдан башлап, бюджет урыннарын бүлгәндә төбәк югары уку йортлары өстенлек ала, ә башкаладагылар өлеше ел саен кимиячәк. Шул ук вакытта Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, төбәк институтларындагы кебек үк, бюджет урыннары артачак.

Хәзерге вакытта Мәгариф министрлыгы югары уку йортларының апелляция буенча конкурс комиссиясе карары нигезендә белем бирү оешмаларында бюджет урыннарын бүлүне ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100