news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән укучылары мәктәп белән хушлашты

Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды

Чирмешән укучылары мәктәп белән хушлашты
Ильяс Шәйхетдинов

(Чирмешән, 30 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәпләр алдан әзерләгән видео язмаларын төрле челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм, Ютуб, Зум) урнаштырды. Бу бәйрәм белән кызыксынучылар аны туры эфирда да карады, язмаларны да карый алалар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Марковаларның видеокотлауларын район мәгариф бүлегенең Инстаграм битендә күрергә һәм тыңларга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100