Уфа районы татар укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Уфа районының Комлыкүл авылында шушы төбәкнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зур киңәшмә-семинары булып үтте
(Уфа, 30 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа районының Комлыкүл авылында шушы төбәкнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зур киңәшмә-семинары булып үтте.
Уку елы азагында үзенчә бер йомгак сыйфатында оештырылып, “Татар теле укытучылары фестивале” дип аталган бу чарага районның утыздан артык мөгаллиме җыелды. Алар Комлыкүл урта мәктәбендә үткән төрле чараларда катнашты һәм укытудагы яңа алымнар буенча тәҗрибә уртаклашты.
Уфа районы Башкортстан башкаласына терәлеп кенә тора, шуңа да руслашып барган авылларда татар телен яхшы укыту аеруча зур игътибар таләп итә. Районда татар теле Комлыкүл, Нөрле, Кармасан, Ольховка һәм Авдон мәктәпләрендә укытыла. Бу авылларның мәктәпләре белем бирү учагы гына түгел, ә үзенчә мәдәни үзәкләр бурычын да үти. Мәктәпләрдә, программада каралган туган тел һәм әдәбият дәресләреннән тыш, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә.
Комлыкүл мәктәбендә үткән киңәшмә-семинар барышында укытучылар берничә ачык дәрестә булды.
Семинар азагында Комлыкүл урта мәктәбе укучылары кунакларга “Башкортстан – туган җирем, татар теле - туган телем” дип исемләнгән сыйныфтан тыш әдәби-музыкаль чара тәкъдим итте.