ТР депутатлары республика мәктәпләрен мәгълүматлаштыру торышын бәяләде

Кичә ТР Дәүләт Советының “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе әгъзалары Спас районының 3 мәктәбендә булды.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Кичә ТР Дәүләт Советының “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе әгъзалары Спас районының 3 мәктәбендә булды.
Мәгълүматлаштыру барышын Рәзил Вәлиев җитәкчелегендә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногъманова һәм башка рәсми затлар бәяләде. Гомумбелем бирү учреждениеләрен карау барышында кунакларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.
Кунаклар иң әүвәл Көек төп гомумбелем бирү урта мәктәбендә булды. Бу – аз комплектлы милли мәктәп. База мәктәбенә 5 чакрым булуга карамастан, Көек урта мәктәбен ябарга җыенмыйлар, чөнки анда барлык фәннәр татар телендә укытыла.
45 укучыга исәпләнгән 9 еллык 5 компьютер белән җиһазландырылган, Интернетка тоташтырылган. Хәзер биредә 28 укучы бар. Алар актив төстә компьютер серләренә төшенә. Кунакларны шаккаттырып, мәктәп укучылары компьютер ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә эшләгән проектларын тәкъдир итте. Аерым алганда, бер проект Көек авылында туган шагыйрь Абдулла Алишка багышланган иде. Слайдлар әдипнең шигырьләре белән үрелеп бара. Укучыларның берсе фотосурәтләр ярдәмендә тавышлы фильм тәкъдир итте. Заманча мәгълүмат-элемтә технологияләрен кулланып эшләнгән фильмны укучы Гаилә елы уңаеннан ясаган.
Көек урта мәктәбе директоры Венера Казакова белдергәнчә, мәктәп 1991 елда төзелгән. Ике ел элек биредә Интернет пәйда булган.
Абдулла Алиш һәйкәленә чәчәкләр салгач, Дәүләт Советы депутатлары 1966 елда төзелгән Никольский урта мәктәбендә булды. Бу да база мәктәп, автобусларда аңа Спас районының 4 авылыннан балалар китерелә. 320 урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесендә 126 укучы.
Измери урта мәктәбендә тәкъдир ителгән проект кунакларда аеруча зур тәэсир калдырды. 2003-2008 елларда укучылар яшь программистлар конкурсларында 20дән артык призлы урын яулаган. “Яшь программист” XII республика конкурсында “Тәкъдир итү” номинациясендә лауреат булган Индира Фәттахова мәктәпнең сайтын төзегән. Өстәвенә, ул Менделеев таблицасын тәкъдир итте. ТР Спас районына эш сәфәре барышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов киләчәге өметле нәкъ менә шул кызга флайбук бүләк иткән иде.
Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеен карагач, депутатлар Болгарның 1нче урта мәктәбенә юл алды. Бу белем учагы узган ел инновацион мәктәп буларак “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында җиңү яулап, 2 миллион сум күләмендә грант алган.
Болгар мәктәбе республиканың авыл мәктәпләре арасында иң зурысы. Ул 450 балага исәпләнгән, әмма хәзер анда 525 бала укый. 1 сентябрьдә бу мәктәптән ерак түгел 744 урынга исәпләнгән тагын бер белем учагы ишекләрен ачар дип ниятләнә.
Болгар 1нче урта мәктәбе директоры Надежда Ильдарханова хәбәр иткәнчә, учреждение 1972 елда төзелгән. Хәзер анда 43 педагог эшли.
Болгар мәктәбе – авыл җирлегендә иң нык җиһазландырылганнардан берсе. Биредә 40 компьютер һәм 3 интерактив такта бар. Спас районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин белдергәнчә, Спас районының 34 мәктәбендә 315 компьютер һәм 6 интерактив такта куелган. Узган ел яңа – 35, быел 30 компьютер сатып алынган. Әмма район мәктәпләренең компьютер паркы барыбер 70 процентка искергән. Интернет районның 4 башлангыч мәктәбеннән кала барысына да ялганган.
Александр Ермилин хәбәр иткәнчә, әгәр 2005 елда 1 компьютерга 19 укучы туры килсә, хәзерге вакытта – 8. Район педагогларының 80 процентка якыны компьютер нигезләрен белә.
Журналистларга биргән интервьюсында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев белдергәнчә, республика парламенты депутатлары ТР Министрлар Кабинетына “ТРда мәгарифне мәгълүматлаштыру” республика комплекслы максатчан программасы проектын эшләп кабул итәргә тәкъдим итә. 3 елга исәпләнгән программа 2008 елның азагында кабул ителергә мөмкин, диде ул.
Мәктәпләрне компьютер техникасы белән җиһазландыру уңаеннан драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин үзенчәлекле фикерен җиткерде. Аның фикеренчә, мәктәптә мөгаллимнең төп бурычы – балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. “Әгәр педагог моны эшләми икән, бернинди заманча техника да ярдәм итмәячәк, - дип саный ул. – Техника акылны түгел, ә бәлки аерым күнекмәләрне үстерә бит”.
Компьютерлар булырга тиеш, әмма техниканың кешенең хуҗасы булуына юл куймаска кирәк, соңгы вакытта кешеләр техника колына әверелде, ди Т.Миңнуллин.
“Техника күп булу сәбәпле, кеше иҗади шәхестән гади кулланучыга әверелә, - диде ул. – Ә менә Япония мәктәпләрдә компьютерлардан баш тарта башлады инде, чөнки балалар уйлаудан туктый”.
“Кешегә чыннан да ярдәм итә торган техника, һичшиксез, кирәк. Әйтик, менә бу авторучка”, - дип йомгаклады фикерен Туфан Миңнуллин.