Габдулла Тукайга багышланган милли әдәбиятлар диалогы

Ольга Ройтблат җитәкчелегендәге Төбәк мәгарифен үстерү институты чираттагы “Киләчәккә адым” дип аталган фәнни укытучылар конференциясен үткәрде
(Төмән, 30 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Милли мәгариф лабораториясе “Киләчәккә адым” конференциясе кысаларында татар этно-мәдәни мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлар, рус һәм татар теле укытучылары катнашы белән үткәргән чарасын Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулу уңае белән “Мәдәниятләр диалогы” дип атады. Бу чараны Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина әзерләп үткәрде.
Укытучылар мультимедиа чаралары ярдәмендә бу темага бәйле дәресләрен һәм класстан тыш чараларын күрсәтеп якладылар. Конференция ярыш рәвешендә барды.
Дәресләр буенча беренче урынны Яркәү районы Яңа Кәешкүл мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зифанур Әнвәрова яулады. Аның дәресе татар һәм рус әдәбиятында әниләргә багышланган шигырьләргә таянып төзелеп, “Нет никого родней – аннан да кадерлерәк юк” дип аталган иде. Класстан тыш чаралар буенча беренче урынга Тубыл районы Полуяново рус-татар катнаш этно-мәдәни мәктәбе укытучысы Ирина Ступакова чыкты. Ул күрсәткән чара Александр Пушкин белән Габдулла Тукай иҗатында кышның сурәтләнүен чагыштыру нигезендә барды.
Яңа Кәешкүл мәктәбе укытучысы Хәлимә Ибраһимованың “Йолдыз йолдызга дәшә” дип аталып, Габдулла Тукай иҗатында Александр Пушкинның шәхесе һәм ике олы шагыйрьнең иҗаты арасындагы уртаклык турындагы дәресе, Паустовский белән Әмирхан Еники иҗатларындагы уртак темаларны ачып күрсәткән дәресләр, милли компонентлы мәктәпләр өчен “Дрофа” китап нәшрияте бастырып чыгарган дәреслекләргә, сүзлек-белешмәләргә күзәтүләр, башка темаларга булган дәресләр һәм класстан тыш чаралар да тирән кызыксыну уяттылар конференциядә катнашучылар арасында.