news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең милли рухлы гимназиясе ремонтына акча табу мәсьәләсе хәл ителә

Бүгенге көндә, 1961 елда төзелгән әлеге мәктәптә 463 бала белем ала.

Яшел Үзәннең милли рухлы гимназиясе ремонтына акча табу мәсьәләсе хәл ителә
yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 30 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзән шәһәрендә милләттәшләребезнең балалары яратып укырга йөри торган, 5нче гимназиянең башлангыч сыйныфларныкы булып саналган бинасы авария хәлендә. Менә шушы бик тә әһәмиятле мәсьәләне хәл итү максатыннан, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев биредә эшлекле визит белән булды. Башлык, проблема белән генә танышып калмыйча, гимназия тормышын һәм торышын эчтән дә күздән кичерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге уку йортында уңайсызлыклар туган. Башлангыч сыйныфларны да төп бинага күчереп, әлегә кадәр бер сменалы булган укыту режимын ике сменалы итеп үзгәртергә туры килгән.

Бүгенге көндә, 1961 елда төзелгән әлеге мәктәптә 463 бала белем ала. Гадәттә, биредә ике 1 сыйныф кына укый. Соңгы елларда 5нче гимназиягә укырга керергә теләүчеләр саны бермә-бер арта, мондагы тәртип, милли мохит, үзенә генә хас атмосферасы җәлеп итә. Әмма, һич югы өстәмә тагын бер генә төркем булдырырга да мөмкинлек юк, бүлмәләр җитешми. Шуңа, ничек тә булса кечкенәләр корпусын яңа уку елы башланганчы төзекләндереп, куллануга яраклы итәргә кирәк.

Авария хәлендә дип табылган бинаның түбә калае алыштырылган булган, әмма су агызу системасына акча җитмәгән һәм ул шул килеш калган. Менә, җиренә җиткерелмәгән эшнең ахыры, бүгенге, тагын да күбрәк финанслауны таләп итәрлек нәтиҗәгә китергән.

Бүгенге көндә подрядчылар бар, эш проекты төзелгән. Ә менә акча, һәрвакыттагыча, иң төп мәсьәлә булып тора. Чөнки, һәр эш, бигрәк тә мондый зур суммалы, бюджет чамасына карап, бер ел алдан сметага кертеп, планлаштырыла.

«Милли юнәлештә шулай уңышлы эшләгән гимназия яшәргә, киңәергә һәм балалар төзек биналарда белем алырга лаеклы. Шуңа, биредәге проблеманың уңай якка үзгәрүе өчен тырышачакбыз», — дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100