news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Мәктәп укучылары өчен онлайн-дәресләрнең эчтәлеген баетырга кирәк

Татарстан Президенты озайтылган каникулда заманча белем бирү платформаларын файдаланырга тәкъдим итте.

Миңнеханов: Мәктәп укучылары өчен онлайн-дәресләрнең эчтәлеген баетырга кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм мәктәп укучыларын дистанцион белем бирүгә җаваплы карарга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта укытучы белән укучының читтән торып аралашуын техник яктан тәэмин итү белән бергә, онлайн-дәресләрне яхшы эчтәлек белән дә баету мөһим. Бу балалар укуда артта калмасын өчен кирәк. Без озынайтылган каникулларны заманча платформаларны файдалану мөмкинлеге буларак та карарга тиешбез. Укытучыларны да, укучыларны да әлеге процесска җаваплы карарга чакырам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә укучылар Саклык банкының белем бирү платформасына кушылды. Аерым алганда, банкның технологик проектыннан республикадагы 127 мәктәпнең V-VIII сыйныф укучылары файдалана алачак. Әлеге белем бирү платформасы ярдәмендә укучыларга барлык фәннәрне дә өйрәнү мөмкинлеге тудырыла.

Моннан тыш, платформа укытучыларга биремнәрне тизрәк әзерләү һәм тикшерү, онлайн режимында балалар һәм ата-аналар белән аралашу (һ.б.) мөмкинлеген бирә.

Платформада иң актуаль методик комплекслар тәкъдим ителгән. Биремнәр төрле форматларда (текст, видео, график, интерактив материал рәвешендә) урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100