Татарстанның 99 укучысы тиешле вакытыннан алда рус теле буенча БДИ тапшыра

Канәгатьләндерерлек нәтиҗә алу өчен катнашучыларга ихтимал 100дән кимендә 24 балл җыярга кирәк булачак

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның 99 чыгарылыш сыйныф укучысы тиешле вакытыннан алда рус теле буенча БДИ тапшыра.

Имтихан эше кыска һәм озын җаваплы (инша) биремнәрне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Канәгатьләндерерлек нәтиҗә алу өчен катнашучыларга алып булуы ихтимал булган 100 баллдан кимендә 24не җыярга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң мәгълүм булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыруда алдагы елларда һәм быел мәктәпне тәмамлаучы, педагогик совет карары буенча рөхсәт ителгән кешеләр катнаша.

Искәртеп узабыз: 23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тиешле вакытыннан алда тапшыру этабы уза. Анда 9 меңгә якын укучы катнаша. 23 март көнне математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИны Татарстаннан 16 укучы тапшырды. Ә 26 март көнне Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнарыннан һәм Казаннан 68 укучы математика буенча профиль дәрәҗәсендәге БДИ бирде.

Татарстанда имтихан үткәрү пункты Казанның Идел буе районында урнашкан 6нчы гимназия базасында ачылган. Имтихан иртәнге 10да башланды.