Азнакай районында татар мәктәпләре саны сакланып калды

Татар балаларының нибары 30,04 проценты гына туган телендә белем ала

 (Казан, 30 март , “Татар-информ”). Шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 6489 укучы бар. Шуларның 5359 ы (82,6%) –татар милләтеннән.
Татар балаларының 3749ы шәһәр мәктәпләрендә, 1610ы авыл мәктәпләрендә укый. Ни үкенеч, аларның 30,04 проценты гына туган телдә белем ала. Бу шәһәр мәктәпләрендә татар балаларының рус классларында укуы белән аңлатыла. Әлеге проблеманы хәл итү максатында, быелгы уку елында шәһәребезнең 4 мәктәбендә татар сыйныфлары ачылды, дип вазгыятьне сурәтли җирле “Маяк” газетасы.

Районда татар мәктәпләре саны сакланып калды. Бүген туган телдә белем бирүче 1 гимназия, 8 гомуми урта, 8 төп, 8 башлангыч татар мәктәпләре филиал булып эшләп килә. Татар-рус телендә белем һәм тәрбия бирүче 6 мәктәп эшли. Рус мәктәпләренең саны – 7, дип белдерә Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Илгизә Ильясова район газетасына.