Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең IX республикакүләм педагогик укулары үтте

Ул “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланды

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәйнең 7нче мәктәбендә “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең IX республикакүләм педагогик укулары үтте. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, республика районнары мәгариф бүлеге җитәкчеләре, методистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, югары уку йортлары педагоглары, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтен тирәнтен өйрәнүче укучылар катнашты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Педагогик укулар мәктәп фойесында урнаштырылган әхлакый-рухи тәрбия, милли рухка багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланып китте. Аларда татар гимназиясенең “Мирас” иҗади-эзләнү проекты, “Кояшкай” балалар бакчасының “Зәем – дуслык каласы”, Якты Күл мәктәбенең “Без тумышыбыз белән авылдан” күргәзмә эшләре югары бәя алды. 6нчы мәктәпнең “Без – патриотлар” темасына үткәрелгән “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү бик җанлы үтте.
Пленар өлештә министрлык вәкилләре, Зәй, Кукмара мәгариф идарәләре җитәкчеләре, фән эшлеклеләре чыгыш ясады. Аеруча Мамадышның 2нче лицее XI сыйныф укучысы Ислам Шәрифуллин һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат белем йортының VIII укучысы Айдар Шәйхинның Ризаэддин Фәхреддин турында чыгышларын укуларда катнашучылар кызыксынып тыңладылар.
Айрат Зиннуров чыгышында Зәй районы җирлегендә милли мәгарифне үстерүгә, Ризаэддин Фәхреддин кебек олы шәхесләрнең тиңдәшсез хезмәтләренә таянып эшләүгә зур игътибар бирелүен министрлык исеменнән рәхмәт белдерде, бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.