А.Гыйльметдинов: “Казан педагогларының потенциалы гаять зур, безнең бурыч - шуны ачу”

Казан шәһәр Думасының III сессиясендә ТР мәгариф һәм фән министры фикерләре белән уртаклашты, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хисап тотты

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендә барган III сессиясендә депутатлар хөкеменә Казан шәһәрендә 2008-2010 елларга мәгариф үсеше программасының башкарылышы чыгарылды. Шул хакта шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хисап тотты.

Аның сүзләренчә, программа үтәлеше барышында Татарстан башкаласында мәгариф системасын оптимальләштерелгән, 12 мәгариф учреждениесе сафка бастырылып, кулланылышка тапшырылган. Быел, мәсәлән, шәһәр мәгариф системасында 167 гомумбелем бирү учреждениесе, 9 коррекцион мәктәп, 52 өстәмә белем бирү учреждениесе, 7 кичке һәм сменалы мәктәп, 8 мәктәпара укыту комбинаты, дәүләти булмаган 5 мәгариф учреждениесе, балалар өчен 10 сәламәтләндерү лагере, 2 сәламәтләндерү-белем бирү үзәге һәм 273 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һ.б. исәпләнә.

Соңгы 3 елда 9 мәгариф учреждениесе сафка бастырылу 2007 елда 2шәр смена эшләгән мәктәпләр санын 75тән 64ка кадәр киметергә ярдәм итте, дип белдерде идарә җитәкчесе. Ләкин 3 елда 8 балалар бакчасы төзелсә дә, гаилә балалар бакчалары, балаларны вакытлыча карап тору мөмкинлекләре күрелсә дә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сан ягыннан бүгенге ихтыяҗны 73,8 процентка гына канәгатьләндерерлек булуына (17,1 меңгә якын бала чиратта тора, чиратның электрон базасын оештыру ниятләнә) депутатлар игътибар итеп, элеккеге балалар бакчалары биналарын кайтару буенча мәсьәләнең торышы белән кызыксынды. И.Һадиуллин сүзләренчә, бакчалардагы элек ябылган төркем бүлмәләренең узган уку елында 23е ачылган, бу уку елында тагын 38е ачыла, аларны реконструкцияләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн. сум акча бирелә. Шулай ук Идел буе районындагы 157 нче һәм 160 нчы мәктәп биналары реконструкцияләнеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кире кайтарыла, диде идарә башлыгы. Элеккеге балалар бакчалары биналарында федераль һәм республика органнары урнашкан, ләкин алга таба да аларны кире кайтару юнәлешендә эш алып барылачак, дип ышандырды мэр И.Метшин.

Казан мәктәпләренең 52се һәм педагогларының 236сы иң дәрәҗәле саналган “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында грантларга ия булуын, соңгы 3 елда Россия олимпиадаларының төрле этабында җиңгән сәләтле 873 балага Казан мэры гранты бирелүен һәм БДИ тапшыруда мәҗбүри “бусага”дан югарырак балл алучылар арта баруын искәртеп, И.Һадиуллин, республика проектлары кысаларында Казан мәктәпләренә 2385 ноутбук һәм 2573 компьютер алынуын, нәтиҗәдә, шундый заманча техниканың берсенә 11 укучы туры килүен (моңарчы – 16) белем бирүдә үсешкә тәэсир итте, дип саный.

Җыеп кына әйткәндә, 3 елга каралган мәгарифне үстерү программасына төрле чыганактан 2175,7 млн. сум акча җәлеп ителгән (ул планның 115,2 проценты дигән сүз), программа исә 95,6 процентка үтәлгән.

Шулай да, мәктәпләрдәге 129 спорт залына капиталь ремонт таләп ителә – моның өчен 260 млн. сумнан артык акча кирәк, дөрес, моңарчы 30дан артыгы ремонтланды, әмма республика күләмендә шуңа игътибар бирелсен иде, диде И.Һадиуллин һәм мәгарифне үстерү буенча 2011-2015 елларга каралачак программаның нигезен тәшкил итүе яклы булуын басым ясап әйтте. Шулай ук спорт инвентарьлары алдыру мәсьәләсе дә актуаль кала бирә.

Сессия эшендә катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ Татарстан Президенты контроленда, Казан мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә ярдәм итәчәкбез, дип вәгъдәләде. Укудагы уңышлары белән Татарстан, аеруча аның башкаласы Россия күләмендә III урында санала, ләкин, узган елгыдан тыш, БДИ нәтиҗәләре ил буенча уртачадан түбәнрәк булды, дип искәртте. “Казан педагогларының потенциалы гаять зур, безнең бурыч - шуны ачу”, - диде министр. Моннан тыш, А.Гыйльметдинов Казанда мәгариф үсеше программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, шәһәрдә 2010-2015 елларга каралган “Киләчәк” республика мәгариф үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре билгеләнүен, аның Россия Федерациясе күләмендә бәяләп булмаслык яхшы проект саналуын дип басым ясап әйтте.