ТР Фәннәр академиясендә елга нәтиҗә ясадылар

Яңа ел алдыннан республиканың фәнни җәмәгатьчелеге ТР Фәннәр академиясенең яңадан сайланган әгъзаларына дипломнар тапшыру өчен җыелды
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Яңа ел алды гомуми җыелышы булды.
Яңа ел алдыннан республиканың фәнни җәмәгатьчелеге ТР Фәннәр академиясенең яңадан сайланган әгъзаларына дипломнар тапшыру өчен җыелды. Әлеге уңайдан ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, профессор Альберт Гыйльметдинов “Плазма һәм нанотехнологияләр физикасы” дигән темага лекция укыды.
Бәйрәм җыелышын ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров ачып җибәрде. Ул Татарстанның социаль-икътисади үсешенең озак вакытта исәпләнгән перспективалары, барыннан да элек, фәнни тикшеренүләрнең сыйфаты артуга бәйле, диде. Финанс кризисы шартларында ирешелгәннәрне югалтмыйча, республиканың интеллектуаль потенциалын үстерү мөһим.
Президент 2008 елның 1 сентябреннән академик институтлар хезмәткәрләренең эш хакын арттыруны һәм академия әгъзаларының стипендияләрен Россия Фәннәр академиясе дәрәҗәсенә кадәр үстерүне ТР Фәннәр академиясенең оештыру характерындагы уңышлары дип атады. Акдемиянең кайбер институтларында реформалаштыру үткәрелгән, ул республика министрлыклары һәм ведомстволары арасындагы үзара бәйләнешне тагын да ныгытырга һәм фәнни эшчәнлекнең яңа юнәлешләренә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Бүген бөтен дөнья финанс кризисы шартларында яши, ул Россияне дә читләтеп үтмәде, - диде Әхмәт Мәзһәров. – Кризисның йогынтысын без дә сизә башладык: кызганычка күрә, әлегә “Татарстан Республикасының 2015 елга кадәр исәпләнгән фәнни һәм инновацион өлкәсе үсеш стартегиясе”ндә күздә тотылган Фән фонды булдыруга ирешмәдек. ТР Фәннәр академиясе президенты республика галимнәрен техника һәм технологияләр, шулай ук идеология өлкәсендә кризистан чыгу юлларын эзләргә чакырды.
А.Х.Гыйльметдиновның лекциясеннән соң 2008 елда сайланган ТР Фәннәр академиясе әгъзаларына дипломнар тапшырылды. А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) профессоры В.И.Паймушин – ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, И.Б.Бәдриев, А.М.Сөләйманов, В.П.Иванов, А.А.Бохараев, А.Х.Гыйльметдинов, Н.Ф.Кашапов, К.М.Миңнуллин, Р.И.Сафин, И.Ш.Хөснетдинов һәм Г.С.Дьяконов мөхбир-әгъзалар булды.
Ике чит ил гражданины – танылган тарихчы, Мәрмәрә университеты профессоры Надир Дәүләт (Төркия) һәм Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилуглы да ТР Фәннәр акдемиясе әгъзалары булды. Россия фәнни җәмгыятенең алты вәкиле (Мәскәү, Сарытау, Татарстан һәм Башкортстан) ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзалары итеп сайланды.
Моннан тыш, Татарстан агробизнес кадрларын әзерләү институты директоры – авыл хуҗалыгы фәннәре буенча киңәшче С.А.Шәриповка һәм ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы – нефть химиясе фәннәре буенча киңәшче А.Ш.Зыятдиновка ТР Фәннәр академиясе президентының штаттан тыш киңәшчеләре таныклыклары тапшырылды.
Гомуми җыелыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең көзге-кышкы семестры стипендиатларына дипломнар тапшыру белән төгәлләнде. Дипломнарны Казан югары уку йортларының 5 студенты алды, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте.