КДУ ның тарих музее күргәзмәгә чакыра

15 гыйнварга кадәр “Абхазия-2008. Биолог күзлегеннән Карелия һәм Татарстан” фоторепортажына һәм Светлана һәм Дина Федороваларның “Ел фасыллары” фотопоэмасына багышланган күргәзмә эшләячәк
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт университеты Тарих музееның “На антресолях” күргәзмәләр залы, Ольга Любарскаяның “Абхазия-2008. Биолог күзлегеннән Карелия һәм Татарстан” фоторепортажына һәм Светлана һәм Дина Федороваларның “Ел фасыллары” фотопоэмасына чакыра.
Күргәзмә 2009 нчы елның 15 гыйнварына кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте. Музейның эш сәгатьләре – иртәнге сәгать 10 нан кичке 17 сәгать 30 минутка кадәр. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.