КДУ да “Татарстан-2008” симпозиумы узачак

14 гыйнварда узачак симпозиумда Татарстанның төрле өлкәләрдәге үсеш проблемалары күтәреләчәк
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 2009 нчы елның 14 гыйнвар көнендә Казан дәүләт университетының Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе конференц-залында “Татарстан-2008” симпозиумы узачак, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте.
Симпозиумның максаты – 2008 елда булган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында фикер алышу, социаль-икътисади һәм демографик үсеш мәсьәләләрен, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге проблемаларны күтәрү. Киләчәктә республика симпозиумын актуаль проблемалар хакында фикер алышуга корылган еллык форумга әверелдерү планлаштырыла.
Симпозиумда түбәндәге тематик блоклар каралачак: дөнья һәм Россия сәясәтендә Татарстан Республикасы; Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше; төбәктәге демографик һәм этноконфессиональ процесслар; мәгариф һәм фән өлкәсендә Татарстан казанышлары; бүгенге көн Татарстанның иҗтимагый фикере; Татарстанның университет киңлеге: проблемалар һәм перспективалар.