2009 елның февралендә шәхес тәрбияләү проблемаларына багышланган конференция узачак

“Бүгенге дөньяда шәхесне торгызуның актуаль проблемалары: һөнәри тәрбиянең психологик-педагогик аспектлары” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 19-20 февраль көннәрендә “Бүгенге дөньяда шәхесне торгызуның актуаль проблемалары: һөнәри тәрбиянең психологик-педагогик аспектлары” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта ТДГПУның рәсми сайты хәбәр итә.
Конференцияне оештыручы - Магнитогорски дәүләт университетының шәхес үсеше психологиясе кафедрасы. Агымдагы елның 30 декабренә кадәр оештыру комитетына гариза һәм мәкалә текстын җибәрү сорала. Тулырак мәгълүматны ТДГПУның Гуманитар һәм педагогик тикшеренүләр институты Мәгариф үсешенең заманча проблемалары үзәгендә алырга була.