news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга институтының 123 еллыгында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Быел Казан федераль университетына — 217, ә Алабуга институтына 123 ел тулды.

Алабуга институтының 123 еллыгында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Узган эш атнасы КФУның Алабуга институтында бәйрәм чарасы белән тәмамланды, анда елга йомгак ясалды һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Бәйрәмдә катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, КФУның Алабуга институты — районыбызда төп уку йорты.

Быел Казан федераль университетына — 217, ә Алабуга институтына 123 ел тулды.

«КФУ үзенең күп гасырлык тарихында озын һәм бай юл узды. Бөтен коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул илдә һәм дөньяда танылган фән һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әверелде. Бүген коллектив төбәкне трансформацияләүгә ярдәм итү һәм, беренче чиратта, система барлыкка китерә торган проектларны генерацияләү юлы белән аның конкурентлык сәләтен күтәрү максатын куя», — дип башлады үзенең видеомөрәҗәгатен Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

Ул вузның төп эш юнәлешләре белән уртаклашты һәм барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Аларның хезмәтен КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Казан федераль университеты тарихына катнашуыңны тану — зур горурлык. Алабуга институтында иҗади, фәнни, белем бирү проектларын бергәләп эшләү, югары уку йортының имиджы һәм аның үсеше өчен күп эшләр башкару гадәткә кергән.

Бу көнне иң яхшы хезмәткәрләр һәм студентлар район башлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Шулай ук аларның иң яхшылары Мактау тактасына кертеләчәк. Ветераннар да игътибардан читтә калмады. Югары уку йортының туган көне уңаеннан, аларга бассейн өчен абонементлар бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100