news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәнең «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр психотерапияле әкиятләрдә катнашты

Әлеге чарада 4 яшьтән алып, 16 яшькә кадәрге 30 балигъ булмаган бала катнашты.

(Бөгелмә, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәнең «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр психотерапияле әкиятләрдә катнаштылар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

О. В. Хухлаеваның «Кечкенә Песи баласы» коррекцияле әкиятен сәхнәләштерүне тәрбияче Элеонора Фәтхуллина оештырды. Әкиятнең юнәлеше яшьтәшләр белән аралашу, ялгызлык, үз-үзеңне «ак карга» итеп хис итү авырлыкларын җиңеп чыгудан гыйбарәт иде. Сәхнәләштерү барышында балалар әкият геройлары белән бергә яшьтәшләре белән яңа мөнәсәбәтләр кордылар, үз әһәмиятен аңларга өйрәнделәр, диелә хәбәрдә.

«Әтәчкәй» әкиятен сәхнәләштерү мотивлары буенча театральләштерелгән тамашаны тәрбияче Лилия Сафина оештырды. Әкият герое ролендә педагог балаларны сөйләмдә геройларны характерлаучы эпитетлардан файдаланырга өйрәтте, театральләштерелгән эшчәнлеккә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләде.

«Портфель җыябыз» коррекцияле әкиятен сәхнәләштерү барышында тәрбияче Элеонора Фәтхуллина җитәкчелегендә балалар бергәләп яңа күнекмәләр һәм хис-тойгылар ачтылар.

Педагог беренче сыйныф укучыларында дөрес итеп портфель җыю күнекмәләрен ныгытты: мәктәпкә кирәкле әйберләрне генә алырга икәнлеген аңлатты; мәктәп кирәк-яракларының атамалары буенча белемнәрен ныгытты; аларда пөхтәлек, мөстәкыйльлек, сакчыллык тәрбияләде, шулай ук артистлык осталыгына өйрәтте. Ә сулыш алу күнегүләрен башкару аша артикуляция гимнастикасын, авазларның әйтелешен һәм сулыш ритмын ныгыттылар, диелә хәбәрдә.

Әлеге чарада 4 яшьтән алып, 16 яшькә кадәрге 30 балигъ булмаган бала катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100