Сарман аграр көллиятендә квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Көллият базасында республикасының аграр секторы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча Ресурс үзәге эшли.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). 25-26 ноябрьдә Сарман аграр көллиятендә "ТР урта һөнәри белем бирү оешмаларының һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсен берләштерү" темасы буенча Бөтенроссия семинары узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Катнашучыларны сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Илдар Яруллин чыгыш ясады.

Семинарда Саха Республикасы Мәгарифне үстерү институты директоры урынбасары И.А.Оконешников җитәкчелегендәге Саха Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләреннән торган делегация дә катнашты.

2014 елда Сарман аграр көллияте базасында Татарстан Республикасының аграр секторы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча Ресурс үзәге ачылган иде. Семинар кысаларында кунаклар Ресурс үзәге белән таныштылар, уку корпусларында булдылар, лабароторияләрдә һәм остаханәләрдә ачык гамәли дәресләр карадылар һ.б.