news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Фәнни үзәк төзүгә багышланган утырышта Рөстәм Миңнеханов катнашачак

Дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа фәнни-белем бирү үзәге эшчәнлеге программасына багышланган утырыш иртәгә, 30 октябрьдә, була.

Татарстанда Фәнни үзәк төзүгә багышланган утырышта Рөстәм Миңнеханов катнашачак
Салавата Камалетдинов

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа фәнни-белем бирү үзәге эшчәнлеге программасын әзерләячәкләр. Әлеге мәсьәләгә багышланган утырыш республика Күзәтүчеләр советында иртәгә, 30 октябрьдә, узачак. Фикер алышуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртәгә Дәүләт Советында дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа фәнни-белем бирү үзәгенә багышланган утырышы узачак. Быел Россиядә 5 фәнни-белем бирү үзәге төзү күздә тотыла, шуларның берсе Татарстанда барлыкка киләчәк. Утырышта республикада фәнни-белем бирү үзәге эшчәнлеге программасы турында доклад тәкъдим ителәчәк», — диде Галимова.

Фәнни-белем бирү үзәген оештыру турында указны ТР Президенты быелның февралендә имзалады, җәен исә әлеге үзәктә катнашучыларның составы билгеләнде. Аның составына 11 әйдәп баручы уку йорты һәм фәнни учреждениеләр, шулай ук икътисадның реаль секторына караган 14 предприятие керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100