news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Механизация һәм техник сервис институтының юбилеенда катнашачак

Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Казан дәүләт аграр университеты Механизация һәм техник сервис институтының 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта әйтте.

«Хәзерге вакытта университет дүрт бүлекчәне (Механизация һәм техник сервис институты, Икътисад институты, агрономия факультеты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты) үз эченә ала. Институтта бакалавриат, магистратура һәм аспирантура, агроинженерия, транспорт-технологик машина коплексларын эксплуатацияләү һәм техносфера иминлеге юнәлешләре буенча җиде кафедрада инженер кадрлар әзерләнә», - дип хәбәр итте Галимова.

Ул искәртеп үткәнчә, югары уку йорты эшчәнлеге дәверендә институт 15 мең инженер әзерләп чыгарган, алар республика агросәнәгать комплексының нигезен тәшкил итә. Институт тәмамлаган белгечләр төрле позиция били һәм төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән җитәкчелек итә.

«Рөстәм Миңнеханов та әлеге югары уку йортын тәмамлаган. Юбилеен билгеләп үтә торган Механизация һәм техник сервис институтына агросәнәгать комплексындагы технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру лабораторияләрен җиһазландыру өчен акча бүлеп бирелгән. ТР Президенты югары уку йорты белән танышу, педагоглар һәм студентлар белән аралашудан тыш, дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында да катнашыр дип көтелә», - диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100