Россия хөкүмәте югары уку йортларына ярдәм итү өчен ел саен 10 миллиард сум акча бүләчәк

Дәүләт ярдәме алу өчен югары уку йортлары өч төркемгә бүленәчәк. Беренче төркемгә ел саен 780 миллион сумга кадәр акча биреләчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап һәм ике ел дәвамында ел саен Россия казнасыннан «5 – 100» (биш Россия университетының дөнья рейтингында беренче йөзлеккә эләгүе) проекты кысаларында 10 миллиард сум акча бүленәчәк, дип хәбәр итә RT.

Программада Россиянең 21 югары уку йорты катнаша. Вице-премьер Ольга Голодец сүзләренчә, барлык югары уку йортлары да финансланачак.

Дәүләт ярдәме алу өчен югары уку йортлары өч төркемгә бүленәчәк. Беренче төркем ел саен 780 миллион сумга кадәр, икенчесе – 480 миллион сум, өченчесе – 100 миллион сумнан артык акча алачак.

Казан федераль (Идел буе) университеты «5 – 100» программасы рейтингының икенче төркеменә кергән.

«5 – 100» программасының максаты – Россиядә югары белем бирүнең дәрәҗәсен арттыру һәм проектта катнаша торган биштән ким булмаган университетны өч авторитетлы дөнья рейтингында (Quacquarelli Symonds, Times Higher Education и Academic Ranking of World Universities) иң яхшы йөз югары уку йорты рәтенә чыгару.