Абыйлы-энеле Нуруллиннар WorldSkills чемпионатында алтын медальләр яулады

Казан авиация-техник көллиятенең өч студенты WorldSkills илкүләм чемпионатында җиңде.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Казан авиация-техник көллиятенең өч студенты WorldSkills илкүләм чемпионатының алтын медальләренә лаек булды. Җиңүче егетләр металл белән эшли. Абыйлы-энеле Нуруллиннар тимердән төрле әйбер ясый. Өлкәне — Фаил камин, кечесе Ирек мини-төягеч җыю белән мәшгуль. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер ел шөгыльләндек, көллияттән ярдәм булгач, бик авыр булмады», — дип сөйләде «Табаклы металл эшкәртү» компетенциясендә WorldSkills-2020 илкүләм чемпионатының юниорлар категориясендә җиңүче Ирек Нуруллин.

Туганнарга кыенлыкларны ачыкларга эксперт ярдәм итә. Салават Җамалиев WorldSkills чемпионатының күп тапкырлар призеры булган оста. Һөнәрләр чемпионатында барысы да спорттагы кебек. Тренер киңәшләр бирә, әмма җиңү яулау тәрбияләнүчеләрдән тора.

«Мин егетләргә үзем белгәнне өйрәттем һәм алар өчен борчылмадым, беренче урынны көттем», — диде Казан авиация-техник көллиятенең производствога өйрәтү мастеры Салават Җамалиев.

Илнур Мөхлисуллин да киләчәк һөнәрен камил үзләштергән. Ул «Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештерүдә җыю» компетенциясендә җиңүче булды.