Хлебодаровка мәктәбе ай саен 14-16 мең сумлык сөт сата

Йомырка сатып та акча эшлиләр

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Әлки районының Хлебодаровка урта мәктәбенең ярдәмче хуҗалыгыннан ай саен 14-16 мең сумлык сөт саталар.

Биредә өч савым сыеры, үгез, ике бозау асрала. 15 оя умарталары, 50 тавыклары, 80 баш үрдәкләре бар. Мәктәпнең бакчасы да бик зур. 3 гектарда бәрәңге, 50 сутый суган, 2 мең төпкә якын кәбестә, 800 төп помидор, әллә никадәр кишер, кызыл чөгендер, кыяр үстерәләр. Йомырка сатып та акча эшлиләр. “Җитәрлек хезмәт куйсаң, көчеңне һәм вакытыңны кызганмасаң, мул уңыш һәм зур табыш алырга була”,– дип белдерә мәктәп директоры Анна Локтева “Әлки хәбәрләре” басмасы.