news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда имтихан тапшыручыларның күбесе профильле математика фәнен сайлаган

Быел үз көчләрен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә сыный.

Татарстанда имтихан тапшыручыларның күбесе профильле математика фәнен сайлаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк. Техник белем алыр өчен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә профильле математикадан имтихан бирә. Быел аларның саны 10356 тәшкил итә. Бу хакта географиядән сынау имтиханы вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Имтихан бирүчеләр арасында беренче урында - рус телен тапшыручылар (17484 укучы), икенче урында - профильле математика (10356 укучы), өченче урында - җәмгыять белеме (7000 укучы), дүртенче урында - физика (4197 укучы), бишенче урында — биология (3589 укучы).Мәгълүматтан күренгәнчә, быел татарстанлылар төгәл фәннәргә өстенлек биргән. Инглиз теленнән имтиханны 2358 кеше, алман теленнән — 32, француз теленнән — 23, кытай теленнән — 2, испан теленнән — 1 кеше тапшыра.

Башка еллардан аермалы буларак, быел минималь балл җыя алмаганнар имтиханны кабат тапшыра алмаячак. Август аенда өстәмә көннәрдә бары тик документ нигезендә расланган җитди сәбәпләр аркасында килмәүчеләр һәм апелляцияләре кәнәгатьләндерелгәннәр генә имтиханда катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100