Бүген унберенчеләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

Имтихан тапшыручыларның саны 31373кә җитә

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра.

Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый. Ә имтиханны 31373 укучы тапшырыр дип көтелә. Имтихан 3 сәгать дәвам итә. Рус теленнән сынау бирү республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысына да мәҗбүри куелган.

Бүген имтиханны 11 нче сыйныфлардан тыш, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм махсус урта һөнәри уку йортлары укучылары, шулай ук урта (тулы) белемне чит илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә алучылар да тапшыра. Шуңа күрә сынау бирүчеләрнең саны быел мәктәп тәмамлаучыларның исәбеннән артып китә.