Р.Гайзатуллин: “Норматив финанслауга кискен күчү булмаячак”

Чаллыда республиканың мәгариф учреждениеләрендә норматив финанслауны кертү проблемалары каралды.
(Чаллы, 29 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). 2008 елның 1 гыйнварыннан норматив финанслауга күчү сәбәпле, Татарстанның мәгариф учреждениеләре бюджет сметасыннан тыш 512 миллион сумга якын акча алачак. Бу хакта бүген Чаллыда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган куст киңәшмәсендә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде.
чарада Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Зәй муниципаль районнарының мәгариф системасы вәкилләре катнашты. Шундый ук куст киңәшмәләре Алексеевск һәм Бөгелмә районнарында үтте.
Р.Гайзатуллин сүзләренә караганда, норматив финанслауга күчү кискен рәвештә булмаячак. Сүз уңаенда, бюджет сметасы норматив финанслауга караганда артыграк булган урыннарда дотацияләр буенча килешү имзаланачак, азрак булса – өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк.
Әйтик, Чаллыда (биредә норматив финанслау 2004 елдан гамәлдә) быел 72 мәктәпнең 14е 43,4 миллион сум күләмендә өстәмә чаралар алачак.
“Норматив финанслауны кертү, мәгариф сыйфаты артыннан куып, укучыларның миграциясенә йогынты ясады, - дип билгеләп үтте киңәшмәдә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразыев. – Әгәр узган ел миграция 500 кеше тәшкил итсә, быел бу сан 4 меңгә җитте! Мәктәп директоры өчен мондый хәл – шок белән бер. Баланы укытуга каралган акчалар аның белән бергә башка мәктәпкә күчә. Быел һәр укучыга 17 мең сумга якын акча бүлеп бирелүен билгеләп үтәргә кирәк”.
Татарстан мәгариф системасы вәкилләре фикеренчә, республиканың хәзерге норматив финанславында кайбер җитешсезлекләр бар. Әйтик, белем бирү сыйфаты укытучыларның хезмәтенә түләүгә йогынты ясамый, ашауга билгеләнгән сумма реаль күрсәткечләрдән түбәнрәк, азык-төлек китерү буенча транспорт чыгымнарына түләнми һ.б.
Радик Гайзатуллин киңәшмәдә катнашучыларга барлык проблемаларны күрсәтеп, материалларны ТР Финанс министрлыгына җентекләп өйрәнү өчен җибәрергә тәкъдим итте.
Бүген Мамадыш шәһәре хакимияте бинасында да шундый киңәшмә узган.