КДУда Вена университеты профессоры лекция укыды

Бу очрашу кысаларында КДУга килгән делегация составында Андреас Каппелердан тыш, Фриц Тиссен Фонды җитәкчелеге вәкилләре кергән.
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Наталия Шадрина). Кичә Казан дәүләт университетында Германиянең Ауропа һәм Россиядә фәнни тикшеренүләргә теләктәшлек күрсәтүче Фриц Тиссен Фонды оештырган укулар кысаларында Вена университеты профессоры Андреас Каппелер лекция белән чыгыш ясады. Вена профессоры докладының темасы – “Империя һәм милләт: Россия империясе һәм Габсбурглар империяләр”.
Бу очрашу кысаларында КДУга килгән делегация составында Андреас Каппелердан тыш, Фриц Тиссен Фонды җитәкчелеге, шулай ук Германия тарих институты вәкилләре кергән.
Үз сәламләү сүзендә Германия тарих институты директоры профессор Бонвич ассызыклап узганча, бүгенге чара – КДУның тарих факультеты белән ныклы багланышларның чагылышы, бүген тарих фәне милли һәм төбәк чикләрен белми.
Фриц Тиссен Фонды рәисе Юген Реге билгеләп үткәнчә, ул үзенең Казанга килүенә һәм Россия белән Германия арасында элемтәләрне ныгыту мөмкинлегенә шат.
Андреас Каппелерның докладында шәрехләрне КДУ профессоры Миркасыйм Госманов бирде. Ул “империя һәм милләт” проблемасына үз карашын җиткерде һәм Вена профессорына алга таба да нәтиҗәле эш теләде.
Чыгышлардан соң, Казан дәүләт студентлары һәм укытучылары катнашында фикер алышулар булды.