Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» турында: Тарихыбызга мәхәббәтебезне күрсәтү — изге эш

Мәгариф һәм фән министры Казанның 98 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» язды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 98 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты»н язды. «Бу зур акция. Тарихыбызга мәхәббәтебезне күрсәтү, минемчә, Җиңү алдыннан изге эш», — диде.

Тест рәвешендә 25 сораулык диктантка 45 минут вакыт бирелде. «Шушы көннәрдә әтиләребез, бабаларыбыз, Cоветлар союзы халкының зур героик куйган көчләрен искә төшерү, аларның батырлыгына соклану өчен языла торган диктант бу. Тарихны искә алмасак, батырлыкларны яшь буынга җиткерә белмәсәк, тарихыбыз юкка чыгачак. Без аны юкка чыгаруга беркемгә ирек бирмәскә тиеш», — дип белдерде Илсур Һадиуллин журналистларга.

Министр кыска хәтерле кешеләр белән илне күтәреп булмавын әйтеп, җиңгән халык булуыбыз турында хәтер мәңгелек булырга тиешлеген искәртте.

Илсур Һадиуллинның үзенең бабасы да сугышта батырларча һәлак булган. «Әтисе фронтка киткәндә, әниемә 20 көн булган. Гаиләдә 4 бала әтисез үскәннәр. Мин бүген сугышка катнашы булган һәркемне искә алам. Мәктәп еллары искә төшә, безне гел 9 Майга митингка чыгаралар иде, безнең алда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре чыгыш ясый иде. Аларның батырлыгы аркасында бүген шушы илдә яшибез», — дип исенә төшерде.

«Диктант язып, без илебезгә патриотик мәхәббәтебезне күрсәтергә тиеш. Тарихи үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк. Яшьләргә дә бу хакта гел әйтеп торырга кирәк», — диде министр. Аның сүзләренчә кемнеңдер сорауга җавабы да дөрес булмаска мөмкин, тик иң мөһиме ул түгел. «Бәлки, нәрсәнедер онытканбыздыр да, моның бер куркынычы да юк, димәк, өйгә кайткач, белмәгән, оныткан әйберләрне өйрәнергә, искә төшерергә була», — дип белдерде министр.

Аның фикеренчә, тарихка игътибар арткан чорда мәктәпләрдә бу фәнне укыту да кызык булачак. «Президентыбыз дәреслекләрнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк, кирәкмәгән фактлар булырга тиеш түгел диде, шул юнәлештә эш алып барыла», — диде.

Илсур Һадиуллин бүген урта һөнәри уку йортлары өчен дәреслекләрнең ревизиясе барганын әйтте. «Без кайсы дәреслекләр буенча экспертиза узганын, кайсылары федераль исемлеккә кертелгәнен белергә тиеш. Шул дәреслекләр буенча гына укытырга хокуклы. Үз тарихың турында төрлечә язу ул куркыныч нәрсә. Бу сорауда субъективизм булырга тиеш түгел. Кемдер тарихны бозарга тырыша икән, бу зур җинаять дияр идем», — диде.

Министр сүзләренчә, диктантның баллары югары булса, укучыларның шәхси портфолиоларына теркәләчәк.

«Биремнәр авыр булмады, безгә мәктәптә тарих фәнен әйбәт укыттылар. Барысына да дөрес җавап бирдем дип уйлыйм», — дип җавап бирде «Татар-информ» хәбәрчесенә диктант язып чыккан Илсур Һадиуллин. Ул шушы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы.

Шушы ук мәктәптә 11 нче сыйныфта укучы Рамазан Шәрәфетдинов Бөек Ватан сугышы тарихыннан белеме тирән дип саный. «Шулай да, барыбер кичә шактый әзерләнеп утырдым. Минем Муса һәм Арслан бабаларым да сугышта катнашкан. Муса бабам 1941 елда һәлак булган, Арслан бабам исән-сау әйләнеп кайтты», — дип сөйләде.

«Җиңү диктанты» быел 159 мәйданчыкта уза. 130 мәктәптә, 11 вузда, 2 һөнәри белем бирү оешмасында, 2 музейда, 3 гаскәри частьта, 5 көч структурасы учреждениесендә, 5 хәрби уку йорты, 3 предприятиедә оештырылган.