«Россия ел укытучысы - 2019»ны октябрьдә Мәскәүдә сайлаячаклар

Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны Казанның 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов тәкъдим итәчәк.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). «Россиянең ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчесен 4 октябрьдә атаячаклар. Конкурска йомгак ясау һәм ябылу тантанасы Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.«Өченче тур Мәскәүдә 3 октябрьдә узачак. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ә инде 4 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда 2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын ябылу тантанасы узачак», – диелә министрлык хәбәрендә.Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын ачу 22 сентябрьгә планлаштырылган. 23-28 сентябрь көннәрендә узачак беренче турда конкурсның 15 лауреаты билгеләнәчәк. Икенче турда, 29-30 сентябрьдә, биш призерны сайлап алачаклар.Татарстанны «Россиянең Ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсының финалында Казанның 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов тәкъдим итәчәк. Нәкъ менә ул «Татарстанның ел укытучысы - 2019» һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды.