Теләчедә мәктәпләрне, балалар бакчаларын тикшерделәр

“Районда бер генә беркетмә төзелмәве район өчен яхшы күрсәткеч”, -диде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова.

(Теләче, 29 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бер ай дәвамында Теләче районында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре эшләде. Алар тарафыннан 10 мәктәп, 19 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү учреждениясе җентекләп тикшерелде, дип яза район газетасы.

Тикшерү барышында департамент белгечләре, югары категорияле укытучылардан төзелгән экспертлар белем һәм тәрбия бирү оешмаларының эш планнарын, документларын карады, район укытучылары алып барган дәресләрдә, балалар бакчаларында узучы шөгыльләрне карады. Дәресләргә тулы анализ ясап, укыту стандартларына ни дәрәҗәдә килүе анализланды. Белгечләр районда белем бирүнең сыйфатын бәяләү максатыннан класс журналларын, дәрестән тыш эшчәнлеккә һәм башкаларга игътибар итте.

Теләче урта мәктәбе базасында тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнашты.

Йомгаклау киңәшмәсендә төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Ул тикшерү барышында табылган кимчелекләргә тукталды һәм уңай якларны әйтте. “Тикшерү барышында бер генә беркетмә төзелмәве район өчен бик яхшы күрсәткеч.

Бу көнне Теләче урта мәктәбендә район мөгаллимнәре өчен семинарлар узды. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты вәкилләре, югары категорияле республика укытучылары фән укытучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар, үзгәрешләр хакында аңлатты. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарына ни дәрәҗәдә яхшы әзерләнеп булуы хакында да тәҗрибә уртаклаштылар. Түгәрәк өстәл артында барган укулардан, фән укытучылары файдалы мәгълүмат алып таралышты, диелә район басмасында.