"Татар-информ"да татар авылларын һәм татар тарихын өйрәнүчеләр җыены турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 30 март көнне, 11 сәгатьтә “Татар-информ”да II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнаша.

Белешмә: II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены хакында барачак. Әлеге җыенда Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

Бу уңайдан уздырылучы матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.