news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда «БДБ илләре студентлар язы» узачак

Татарстан башкаласында тугыз илдән 1,5 мең студент җыелуы көтелә.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда «БДБ илләре студентлар язы» узачак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның июнендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә Казанда «БДБ илләре студентлар язы» Беренче халыкара фестивале узачак, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов хәбәр итте.

«Студентлар иҗатының мондый масштаблы фестивален уздыру хокукын Татарстан 2019 елда «Россия студентлар язы»нда берсүзсез җиңүе аркасында алды», — дип белдерде ул.

«БДБ илләре студентлары язы» масштаблы иҗади конкурс булачак, анда фестивальдә катнашучылар биш юнәлештә: музыкаль, бию, театр, журналистика, шулай ук оригиналь жанрда көч сынашачак. Шул ук вакытта оештыручылар — Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Россия яшьләр берлеге — бу, беренче чиратта, төрле ил һәм милләт яшьләре арасында мәдәниятара аралашу һәм дуслык өчен мәйданчык, дип билгеләп үтә.

Фестивальнең партнеры — «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100