news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4-8 сыйныфлар арасында инглиз теленнән олимпиадада Казан укучылары җиңде

Олимпиадада республиканың 19 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 162 укучы катнашты.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 22-25 гыйнварда Казанда 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәндәге укучылар җиңүче дип табылды:

  • Тимур Котляров, Казан шәһәренең М. С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы;
  • Раяна Зәйнетдинова, Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;
  • Мәликә Шәмсетдинова, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицееның 8 нче сыйныф укучысы.

4-8 нче сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар «Listening», «Reading», «Use of English», «Writing» кебек дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр үтәде. Икенче тур телдән уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100