Татарстанда терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль яктан әһәмиятле проектларга бәйге үтте

Ул җәмгыять иминлеге, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль яктан әһәмиятле проект, иң яхшы фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшкәртмәләрне барлауга юнәлтелгән иде

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан республика программасын тормышка ашыру кысаларында, югары уку йортлары укытучылары һәм институтларның фәнни хезмәткәрләре арасында бәйге уздырды. Ул җәмгыять иминлеге, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль яктан әһәмиятле проект, иң яхшы фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшкәртмәләрне барлауга юнәлтелгән иде.

Конкурска барлыгы 13 эш тәкъдим ителгән. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, проектлар җәмгыять иминлеге өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр тарафыннан тикшерелгән. Экспертлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты укытучысы Елизавета Демидованы, ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Нәгыймованы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының яшьләр сәясәте һәм социаль эш идарәсе башлыгы Ләйсән Засыпкинаны җиңүче дип таныды. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.