Альберт Гыйльметдинов: “Узып баручы ел республика мәгарифе өчен уңышлы булды”

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР да Укытучы елына якынча нәтиҗә ясадылар

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). “Узып баручы ел республика мәгарифе өчен уңышлы булды”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Брифингта Татарстан Республикасында Укытучы елына якынча нәтиҗә ясадылар.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада киләчәктә укытучының уңай образын формалаштыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын аларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә куелган.
Укытучы елы “Киләчәк” 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе” комплексы дәүләт программасы кабул ителү белән истә калды. “Документта Татарстан укытучысына ярдәм итүгә зур игътибар бирелә”, - дип өстәде Альберт Гыйльметдинов. Шулай ук ТР да 2010-2011 елга чаралар планы эшләнгән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Укытучы елын үткәрүнең үзенчәлеге анда республика ведомстволары, хакимиятнең муниципаль органнары, бизнес бергәлек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашуда. Шулай итеп, Әлмәттә иң яхшы укытучыларны бүләкләүгә 3 миллион сумлык 150 премия бүлеп бирелгән. Нурлат районында гомуммәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм укучыларын акчалата бүләкләү өчен район башлыгы грантлары гамәлгә куелган. Кама Тамагы районында яшь укытучыларага ярдәм буларак, 3 ел стажы булган педагогларга 50 процент күләмендә ай саен өстәмә акча түләнә, мәгариф тармагы социаль яклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
Бизнес-структураларның ярдәме турында сүз барганда, Укытучы елында “Татнефть” ААҖ мәктәпләргә 60 компьютер классы тапшырды, диде Альберт Гыйльметдинов.
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча 1 сентябрьдән алып республикада укытучыларга хезмәт хакын яңа система буенча түләүгә күчтек, дип искәртте министр. Яңа система бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен башкара торган эшләрнең сыйфатын һәм санын арттыруда стимуллаштыруга һәм эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Брифинг традиция буенча ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән элемтәгә кереп видеоконференция рәвешендә узды. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүмталаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашында узды.