Татарстанда балалар бакчалары белән тәэмин итү өчен бюджеттан финанслау арта

Республикада балалар бакчаларында 2013 елда – 6 меңнән артык, 2014 елда – 11 меңнән артык, 2015 елда 13 меңнән артык яңа урын булдыру күз алдында тотыла

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда 2016 елга кадәр өч яше тулган балаларны балалар бакчалары белән тәэмин итү өчен, балалар бакчаларына чиратны бетерү буенча федераль программа тормышка ашырыла. Аның нигезендә балалар бакчаларында 2013 елда – 6 меңнән артык, 2014 елда – 11 меңнән артык, 2015 елда 13 меңнән артык яңа урын булдыру күз алдында тотыла. Программаның 59 процентын – Татарстан Республикасы, 41 процентын Россия Федерациясе финанслый. Бу хакта бүген "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

Бу максатларда 2013 елда федераль казнадан – 962 млн. сум, республика бюджетыннан 1 млрд. 300 млн. сум акча каралган. 2014 елга республика бюджетында – 3 млрд. сумнан артык, 2015 елга 5 млрд. сумнан артык акча тәгаенләнгән.

Министр хәбәр иткәнчә, алдагы елларда хосусый балалар бакчалары ачуга да зур игътибар биреләчәк, ул юнәлеш өстенлекле санала. Бүгенге көндә аларның саны – 32. Мондый балалар бакчаларын эшләтү өчен, 2013 елда республика бюджетыннан 18 млн. сум акча биреләчәк. Хосусый балалар бакчалары ачарга теләүчеләргә акча бирү мәсьәләсе дә карала.