Менделеевск районында "Үсеш ноктасы" белем үзәге ачылды

Проектны гамәлгә ашыруга 1 миллион 600 мең сум акча бүленгән.

(Менделеевск, 28 октябрь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары", Евгения Кожеева).  Менделеевск районында "Үсеш ноктасы" белем үзәге ачылды. Хәзер Ижёвка мәктәбендә балаларны өр-яңа заманча алымнарга өйрәтәчәкләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Проект "Заманча мәктәп" федераль проекты белән каралган һәм "Мәгариф" милли проектына керә. Аны гамәлгә ашыруга 1 миллион 600 мең сум акча бүленгән. Мәктәптә әлеге акчага матди-техник база яңартылды, яңа җиһазлар юнәтелде.

Болар барысы да балаларны "Технология", "Информатика", "Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре" фәннәре буенча яңача укыту мөмкинлеге бирәчәк.