420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты ректоры Рәшит Низамов Халыкара төзелеш вузлары ассоциациясе идарәсе утырышында катнашты. Утырыш Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университетында узды.
КДАТУның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, бүгенге көндә ассоциациягә 41 югары уку йорты вәкиле керә. Утырышта катнашучылар Россиядә югары белем бирүнең икебаскычлы системага күчеше чорында инженер-төзүчеләр әзерләү проблемалары турында фикер алышкан.