Казан федераль университеты тулай торакларына бер көндә 2,6 мең студент урнашкан

Көндезге бүлектә укучы студентлар Универсиада авылының 20 торак корпусына һәм югары уку йортының Студентлар шәһәрчегендәге ун тулай торагына урнаша.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Бүген 2,6 меңгә якын студент Казан (Идел буе) федераль университеты тулай торагына урнашты, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Аерым алганда, көндезге бүлектә укучы студентлар Универсиада авылының 20 торак корпусына (1,6 меңгә якын студент) һәм югары уку йортының Студентлар шәһәрчегендәге ун тулай торагына (1 меңгә якын) урнаша.

Казан (Идел буе) федераль университетының яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физик-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты буенча директор Юлия Виноградова сүзләренчә, бүген Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Тарих, көнчыгыш телләре һәм Инженерия институты, шулай ук мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе студентлары урнашкан.

Иртәгә тагын тулай торакларга Идарә, икътисад һәм финанс институты, Бизнес югары мәктәбе студентлары урнашачак.