420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, ел ахырына кадәр Россиядә рекордлы санда яңа мәктәпләр ачылачак, дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
“1 сентябрьдә 76 яңа мәктәп ачабыз. Ел ахырына кадәр тагын – 94, аларда 100 меңгә якын бала белем алачак, – дип билгеләп үтте ул яңа уку елына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә. – Динамика начар түгел, соңгы ике елда без төзегән кадәр мәктәпне беркайчан да төзегәнебез юк”.
"Быел укучылар саны 1 миллионга артачак, шул исәптән беренче сыйныфка баручылар – 100 меңгә", – дип белдерде Премьер-министр.