Россия командасы укучыларның Халыкара физика олимпиадасыннан медальләр белән кайтты

Россиялеләр исәбендә – бер алтын, ике көмеш һәм бер боронза медаль

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Мәскәүгә укучыларның Халыкара физика олимпиадасында катнашкан Россия җыелма командасы кайтты. Олимпиада Хорватиянең Загреб шәһәрендә 17-25 июльдә узды.
Физика буенча олимпиадада Россиядән биш укучы катнашты. Алар – Мәскәү, Екатеринбург, Алтай өлкәсе һәм Мордовия Республикасы укучылары. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия җыелма командасы әгъзаларының барысы да медальләргә лаек булган. Россиялеләр исәбендә – бер алтын, ике көмеш һәм бер боронза медаль.
Олимпиада призерлары Россия вузларына үзләре сайлаган юнәлеш буенча имтиханнарсыз керү хокукына ия.