Казан федераль университет составына Алабуга дәүләт педагогика университеты да керәчәк

Казан федераль университетының Гыйльми советы КФУга ТДГПУ, КДФИИ һәм АДПУ кушылу тәкъдимен бертавыштан хуплады

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Казан федераль университетының Гыйльми советы КФУга Татарстан территориясендә эшләп килүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисади институтутын һәм Алабуга дәүләт педагогика университетының кушылу тәкъдимен бертавыштан хуплады.
Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров үз чыгышында ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең ябылуы, бу уку йортының функцияләре КФУга тапшырылу турында зйтеп үтте. Хәзерге вакытка кадәр академиядә белем алган студентлар һәм аспирантларга Казан федераль университетында үзләренә туры килгән белгечлекләр буенча укуларын дәвам итәргә мөмкинлек тудырыла. Студентлар КФУ дипломын алып чыгачак. Казан университетына дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне яңадан әзерләү бурычы куела.
Әлегә КФУ эчендә берниндә үзгәртеп корулар алып барылмый, әмма уку йортларын кушу белән, алар булачак. Нигездә алар бер бер-берсенең эшен кабатлаучы факультетлар, белгечлекләр, кафедраларга кагылачак. “Без вуз җитәкчеләре белән бу эшне килешеп алып барачакбыз. Кайдадыр – институтлар, кайдадыр – зур факультетлар, кайдадыр – компетенция үзәкләре төзеләчәк. Структура Гыйльми советка тәкъдим ителәчәк”, - диде ректор. Күп кенә структур подразделениеләр Казан федераль университетының Үсеш программасында чагылыш тапкан инде.