news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме онлайн-форматта 30 майда була

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә быел 6148 укучы 11 сыйныфны тәмамлый.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 30 майда Казандагы 162 мәктәпне тәмамлаучылар өчен онлайн-форматта соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көнне шәһәрнең 6148 чыгарылыш сыйныф укучысы 11 сыйныфны тәмамлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәр мәктәп үзенең бәйрәм итү сценариен әзерләде һәм үзе өчен «линейка» үткәрү өчен уңайлы интернет-платформаны билгеләде.

Мәсәлән, Авиатөзелеш районының 36 гимназиясендәге яшьләр «Чыгарылыш — 2020» дип язылган һәм кыңгырау рәсеме чигелгән бертөрле битлекләр киячәк. Мәктәп аларга сюрприз ясар өчен ательега заказ биргән. Укытучылар һәм башка гимназистлардан видеокотлау тагын бер бүләк булачак.

Казан Мэры Илсур Метшин, «Ел укытучысы» шәһәр конкурсы җиңүчеләре, олимпиада хәрәкәте лидерлары чыгарылыш сыйныф укучылары өчен видеомөрәҗәгать-котлау әзерләгән. Бу турыда Казан Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Туры трансляция «BazaDM DOM Молодежи»ның YouTube-каналында, шулай ук «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе һәм Казандагы «Рус радиосы» радиостанциясенең Instagram-аккаунтында оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100