news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов: Милли институт булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә

ТР Мәгариф һәм фән министры институтта югары сыйфатлы белем бирелергә һәм бу уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ югары булырга тиеш, дип саный.

Рафис Борһанов: Милли институт булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген татар милли педагогика институты булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов институтны ачу белән генә түгел, анда югары сыйфатлы белем бирелергә һәм әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ да югары булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында хәбәр итте.

“Килешәм, бүген милли, шул исәптән педагогик кадрлар әзерләү мәсәләсе килеп туды. Укытучыларга булган ихтыяҗның 20% - билингваль даирәдә эшләүгә сәләтле, ике дәүләт телен дә камил белгән укытучыларга ихтыяҗ. Бүген милли институт булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Төрле вариантлар карала. Социологик тикшеренүләр үткәрелә. Чөнки институтны ачу белән генә түгел, анда югары сыйфатлы белем бирелергә һәм әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ да югары булырга тиеш”, - ди ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры хәбәр итүенчә, 2016 елдан Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында министрлык Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә татар мәктәпләре өчен берьюлы ике белгечлек буенча педагогик кадрлар әзерләү эшен башлап җибәргән. Мисал өчен, “татар теле, әдәбияты укытучысы – башлангыч сыйныф укытучысы”, “татар теле, әдәбияты укытучысы, балалар бакчасы тәрбиячесе”. Югары уку йортлары алдына педагогик кадрлар әзерләүгә таләпләрне көчәйтү, программаларны камилләштерү максаты да куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot