Чаллы институтында тулай тораклар һәм уку корпусы төзеләчәк

Уку бинасының мәйданы 24 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, анда 1100 кеше белем алачак.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда студентлар кампусын төзү мәсьәләсе буенча РФ фән һәм югары белем бирү министрлыгы киңәшмәсендә билгеле булды. Биредә тулай тораклар һәм уку корпусы барлыкка киләчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә КФУның Чаллы институты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев сүзләренчә, һәр тулай торак 541 кешегә исәпләнгән, урыннарның гомуми саны — 1082. Уку бинасының мәйданы 24 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, анда 1100 кеше белем алачак. Кампуста җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру юнәлешләре кафедралары урнашачак.

Утырышта федераль министрлык, КФУ, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татинвестгражданпроект» вәкилләре катнашты. Казан университеты исеменнән хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Ленар Сафиуллин чыгыш ясады, диелә.