Галимнәр Россиядә коронавирус эпидемиясенең тәмамлану вакытын фаразлады

Белгечләр фикеренчә, илдә вазгыять 20 июльгә тулысынча нормальләшәчәк.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Сингапур галимнәре Россиядә коронавирус инфекциясе таралу июль аенда төгәлләнәчәк, дип фаразлый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Анализ барышында технология һәм дизайн университеты белгечләре Covid-19 таралуның математик моделенә таяндылар, анда авыру йоктырган һәм дәваланган кешеләрне чагылдырган динамика тасвирлана.

Әлеге модель нигезендә галимнәр Россиядә 20 майга хәл 97 процентка, 28енә - 98 процентка, 20 июльгә — 100 процентка нормальләшә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шул ук вакытта фараз авторлары мондый исәпләүләргә саклык белән карарга кирәклеген искәртә.