Азнакай укучылары финанс буенча белемнәрен ныгыталар

Укучылар һәм акча белән сак эш итәргә өйрәнәләр.
(Азнакай, 28 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районы мәктәпләрендә финанс белеме атналыгы бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Аның кысаларында сыйныф сәгатьтләре, әңгәмәләр, әлеге өлкәдә эшләүче белгеләр белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар уза. Аларда укучылар финанс буенча белемнәрен ныгыталар һәм акча белән сак эш итәргә өйрәнәләр.