ТРның 5 меңнән артык укучысы “ IT-чемпион” конкурсында катнаша

Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 7850 өлкән кешене җәлеп иткән

  (Казан, 28 март, «Татар-информ»). 15 мартта “IT-чемпион 2.0” республика конкурсы старт алды. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, конкурста 5370 укучысы катнаша. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 7850 өлкән кешене җәлеп иткән. Ике атнада 1500дән артык яңа шәхси кабинет булдырылган.
Конкурста республиканың Теләче, Актаныш, Арча, Тукай һәм Балык Бистәсе районнары актив катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлашытру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, быел конкурста “Иң актив укучы” номинациясе ике этаптан торачак: 15 марттан 25 майга кадәр, 26 майдан 10 декабрьгә кадәр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан 3 укучы ноутбук белән бүләкләнәчәк.